На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Алексей Песошин республика алдынгыларын бүләкләде

Бүген Казан Кремлендә республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне татарстанлыларга ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

Песошин, чарада катнашучыларны сәламләп, барлык сынаулар һәм илгә тышкы басымның дәвам итүенә дә карамастан, Татарстанның Россия төбәкләре арасында икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны биләвен билгеләп үтте.

Песошин искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 4,3 триллион сум тәшкил иткән, ә сәнәгый җитештерү күләме 1,6 процентка арткан. Ул билгеләп үткәнчә, республика сәнәгый җитештерү күләмнәре буенча Россиядә – дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урынны били.

Икътисади уңышлар республикада гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инфраструктура проектларын үстерергә мөмкинлек бирә, дип өстәде ул.

Әйтик, соңгы биш елда республикада 22 меңнән артык социаль объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган, шулай ук 15 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Һәм моңа охшаш мисаллар барлык тармакларда да (юл төзелешеннән алып мәдәни объектларга кадәр) бар.

Премьер-министр искәрткәнчә, 2026 ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.

«Бүген биредә үзләренең көндәлек хезмәтләре белән барлык планнарның уңышлы үтәлешенә өлеш кертүче кешеләр утыра. Нәкъ менә сезнең талантыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез республикабызны көчле итә», – дип сүзен төгәлләде Песошин.

Тантанада 53 кешегә бүләк тапшырылды. Шул ук вакытта, аларның 10сы - Россия Федерациясе, калган 43е Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.

ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх