На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Чаллы мэры Бурденко госпиталендә дәваланучы хәрбиләр белән очрашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Н.Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталендә булды, дәвалану һәм тернәкләнү узучы хәрбиләр белән аралашты һәм бүләкләр тапшырды.

«Коллегалар, республика Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин һәм Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә бүгенге көндә дәвалану узучы махсус хәрби операция хәрбиләре белән очраштым.

Безнең ярдәм һәм игътибарны таләп итүче мәсьәләләр турында фикер алыштык», — дип хәбәр итте Мәһдиев.

Автошәһәр мэры хәрбиләргә тизрәк терелүләрен теләде һәм рухландыручы сүзләр әйтте.

«Бүгенге тормышта вакыт сезне сайлады. Һәм сез, чын ир-атлар, чын хәрбиләр буларак, Ватаныбызны яклау өчен барысын да эшләдегез», — диде мэр.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх