На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Коробченко һәм Әюпова «Яңа туган балага бүләк» акциясендә катнашты

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм республика мәдәният министры Ирада Әюпова «Яңа туган балага бүләк» акциясендә катнашты һәм Миндубаевлар гаиләсендә дөньяга килгән сабый өчен иң кирәкле әйберләр комплектын тапшырды.

Коробченко Айгөл һәм Рияз Миндубаевларга, шулай ук аларның балаларына аерым бүләкләр тапшырып, «гаиләгә озын һәм бәхетле гомер» теләде.

Гаиләдә өч кыз янына хәзер яңа туган малай да өстәлде.

Ирада Әюпова, үз чиратында, гаиләгә озын гомер теләде.

«Яңа туган балага бүләк» акциясе Татарстанда 2020 елдан бирле үткәрелә. Ул җан башына туры килгән уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, шулай ук балалар товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

2020 елдан башлап төбәк җитештерүчеләре эшләнмәләреннән 19 меңнән артык бүләк комплекты формалаштырылган һәм республикадагы бала табу йортларына тапшырылган.

2025 елда 3 меңнән артык комплект сатып алу өчен ТР бюджетыннан 46 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Агымдагы елда бер бүләк комплектының бәясе 14,1 мең сум тәшкил итә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх