Россия Президенты Владимир Путин Виталий Гыйльметдиновны Татарстанның Арбитраж суды рәисе итеп билгеләде. Шул хактагы указ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Дәүләт башлыгы документы нигезендә, республика Арбитраж судының яңа рәисе алты еллык срокка билгеләнә.
Моннан тыш, Татарстанның Яшел Үзән шәһәр судына да яңа хөкемдар билгеләделәр, әлеге вазифаны Илшат Гатин башкарачак.
Свежие комментарии