Яңа Чишмә авылының «Көнбатыш» микрорайонында федераль программа буенча төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булган. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Мәйданчыкны ачуга район башлыгы Вячеслав Козлов килгән. Ул микрорайонда яшәүчеләрне әлеге вакыйга белән котлаган һәм «Көнбатыш»та яшәүче иң өлкән һәм иң кечкенәләренә бүләкләр тапшырган.
Ул биредә яшәүче балаларның саны белән гаҗәпләнгән һәм яңа мәйданчык аларга һәм аларның әти-әниләренә бик күп сөенечле һәм файдалы минутлар китерер, дип өметләнүен белдергән.Балаларга озын буйлы курчаклар белән очрашу оештырганнар, туңдырма өләшкәннәр, ә спорт мәктәбе вәкилләре балалар өчен «Күңелле стартлар» үткәргән һәм «Көнбатыш»та яшәүчеләргә 3 баскетбол тубы бүләк иткән.
Свежие комментарии