На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда җиңүчеләр билгеле

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның икенче ярты еллыгында холдинг басмаларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда җиңүчеләрне билгеләделәр. Бәйгенең төп шарты – кимендә ике басмага язылу.

Бүләкләр уйнатуда Татарстан районнарыннан һәм Башкортстан Республикасы белән Киров өлкәсеннән 448 язылучы катнашкан.

Алар арасында барлыгы 17 приз уйнатылды. Төп бүләк – 100 мең күләмендә акча. Әлеге бүләккә Яшел Үзән районыннан Фәридә Сафина ия булды.

Сәкинә Муллагалиева (Балтач районы) – телевизор, Гарифҗан Хәкимов (Әтнә районы) газон чапкыч отты. Кафия Вахитова (Буа районы), С. Галәветдинова (Кукмара районы) электр иттарткычына ия булды.

Гөлфия Габдрахманова (Мамадыш районы), Фатыйма Зиннәтуллина (Питрәч районы) вертикаль тузансуыргыч, Эльмира Гайнутдинова һәм Рафаэль Закиров (Балтач районы) электр шуруповерты отты.

Җиләк-җимеш киптергеч отучылар – Шәүкәт Алимов (Буа районы), Талия Хәйруллина (Әлки районы).

Елена Статина (Чирмешән районы), Гөлүсә Шәмсетдинова (Буа районы), Нурзия Әхмәдиева (Балтач районы) тонометр отты.

Надил Шәехов (Актаныш районы), Нурәхмәт Гайнуллин (Әтнә районы), Алсу Шәяхмәтова (Саба районы) бәйгедә үтүккә ия булды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх