Татарстанда 1 июльдә «Дәүләт ярдәме» гамәлдән чыгарылгач, яңа торакка ихтыяҗ кинәт кими башлаган. Айның беренче көннәрендә экспертлар килешүләр буенча бөтенләй тынлык күзәтте, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Риэлторлар гильдиясе советы әгъзасы Оксана Гусакова.
«Беренче 10 көндә бөтенләй вакуум, тынлык булды.
Бу ташламалы программаның инде гамәлдән чыгарылуы, ә гаилә һәм авыл ипотекасы буенча яңартылган регламентлар 10 июльгә кадәр игълан ителмәве белән бәйле булды. Шуннан соң, әлбәттә, беренчел базарда билгеле бер күләмдә килешүләр калды, әмма аларның саны шактый кимеде», – дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән.Июльдә шулай ук шәһәр читендәге күчемсез милек сегментында да сатулар кимегән. Бу шул исәптән сентябрьдә анонсланган эскроу-счетларны кертүне иртәрәк эшләтеп җибәрү, ә аларны ачу тәртибе һәм лимитлары шулай ук аныкланмау белән бәйле. Күп кенә килешүләр әлегә кадәр «стоп»та тора, экспертлар июньдә үк броньланганнарына да чыга алмый.
«Икенчел күчемсез милек базарына килгәндә, ставка болай да базар өчен югары иде. Шуңа күрә аның 16 проценттан 18 процентка кадәр артуы килешүләргә йогынты ясамады. Икенчел торак буенча килешүләр еш кына тере акчага эшләнә, һәм июльдә андыйларның саны кинәт артты. Бу нигездә эконом-класслы, бер бүлмәле, кыйммәт булмаган фатирлар иде, ләкин алар бөтенләй бурычка алынган кредит акчаларын җәлеп итмичә сатып алынды», – дип ассызыклады мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше.
Икенчел базарда ипотека кредитларын хәзер ешрак альтернатив килешүләрдә кулланалар.
Ягъни, башка күчемсез милек объектын сатканнан соң билгеле бер «кредит таяныч» булганда (ул 3–3,5 миллион сумны тәшкил итә). Калган сумманы ипотекага алалар.
Свежие комментарии