Бүген АКШ доллары бәясе, Forex базарында 7 процентка артып, 107 сумга җитте. Investing.com мәйданчыгындагы ICE (берничә форекс-брокерның композит күрсәткече) мәгълүматлары шуны раслый.
Мәскәү вакыты белән 13.45 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, доллар 107,006 сум дәрәҗәсендә сатылган. Шул ук вакытта, евро бәясе 107,758 сумга кадәр күтәрелгән.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Үзәк банкның бүгенге көннән валюталарның рубльгә карата рәсми бәяләрен билгеләү механизмын үзгәртәчәге хакында хәбәр иткән иде.
Свежие комментарии