Татарстанда ана капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Программа башланганнан алып Татарстаннан 236 ана бу мөмкинлектән файдаланды. Кызганычка, әлеге юнәлеш башкалардан калыша.
Гаиләләр арасында ана капиталын торак шартларын яхшыртуга куллану элеккечә үк популяр булып кала», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.2024 елның 1 гыйнварыннан ялгыз әтиләргә ана капиталын тупланма пенсия формалаштыруга җибәрергә мөмкинлек бирүче закон үз көченә керде. Әмма, матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Татарстанда әлегә мондый мисаллар юк.
«Ана капиталы хатын-кыз өчен гаилә ихтыяҗларын капларга гына түгел, ә шәхси финанс бәйсезлеге нигезен төзергә мөмкинлек бирә торган трамплинга әверелә», – дип билгеләп үтте РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Гаризаны онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында, социаль фонд сайтындагы «шәхси кабинетта», Россия Социаль фондының төбәктәге клиент хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә бирергә мөмкин.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии