На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зәй коллективлары Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә чыгыш ясады

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараеның легендар коллективлары – «Магия» хореография коллективы, «Злато» вокаль ансамбле, «Заиночки» хезмәт ветераннары ансамбле Кытайда «Алтын мәйдан-2025» халыкара мәдәният фестивалендә катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Бу зур вакыйга Россиянең 30 төбәгеннән 72 коллективны берләштерде, ике ил арасында чын дуслык һәм мәдәният алмашу күпере булды.

Фестивальнең максаты – халык традицияләрен аларның аутентик яңгырашында һәм хәрәкәтендә саклау һәм тәкъдим итү. Безнең артистлар татар һәм рус мәдәниятенең уникаль байлыгын күрсәтте.

Фестивальдә зәйлеләр яулаган җиңүләр:

Татьяна Давыдова – «Халык стилендәге җыр» номинациясендә III дәрәҗә лауреат.

Илфир Габидуллин – «Этник эстрада» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

«Энергетик» Мәдәният сарае квартеты – «Автор эшкәртүендә халык җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат.

«Злато» вокаль ансамбле — «Халык җыры» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

«Магия» хореография төркеме —»Халык-сәхнә биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат һәм «Халык биюе. Кече форма»да I дәрәҗә лауреат.

Эрик Горин – «Халык-сәхнә биюе. Соло» номинациясендә II дәрәҗә лауреат.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх