На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелеге булды

Бүген «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова яза.

«Турнир өч яшь категориясендә үткәрелә. Бүген ярышка 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар килде, ә 24 августта 18 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар уйнаячак.

Бу турнир декабрьгә кадәр дәвам итә, ахырда супер-финал уза», — дип сөйләде ярышларның хөкемдары Рөстәм Фәйзуллин.

Беренчелекнең өч этабы нәтиҗәләре буенча 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче өчлектә лидер булып, Кукмарадан Рөстәм Фәйзуллин, Ленар Әүхәдиев, Ленар Галиев танылды. 18 яшькә кадәрге егетләр арасында җиңүчеләр — Чишмәбаш авылыннан Нәфкать Ногманов, Кукмарадан Артем Захаров, Илназ Нәҗипов, кызлар һәм хатын-кызлар арасында Кукмарадан Әмилә Яппарова, Гүзәлия Галиуллина, Наилә Хәбибуллина.

Район башлыгы Сергей Димитриев та актив позициядә тора. Ул, алдагы еллардагы кебек үк, беренчелекнең һәр этабында теннис уйный.

 

Ссылка на первоисточник
наверх