На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты.

22 ноябрьдә төнлә һәм көндез, шулай ук 23 ноябрьдә төнлә республика территориясендә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

22 ноябрьдә 2.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр төбәктә урыны белән бик көчле җил (тизлеге секундына 25 метрга кадәр) фаразлана.

Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 13,9-17,1 метр тизлектәге җил – көчле, 17,2-20,7 метр тизлектәгесе – бик көчле, 20,8-24,4 метр тизлектәгесе – давыл, 24,5-28,4 метр тизлектәге җил көчле давыл дип атала.

 

Ссылка на первоисточник
наверх