На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Газлаштырып бетерү программасы кысаларында 31 мең кишәрлек чикләренә кадәр газ үткәрелгән

2025 елда Татарстанда социаль газлаштырып бетерү программасы буенча чыгымнарның гомуми суммасы 2 миллиард сумнан артык. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә социаль газлаштырып бетерү программасы буенча 48,9 меңнән артык гариза.

Шуларның 36,2 меңнән артыгы кабул ителде. Гаризаларның бер өлеше нинди дә булса документлар булмау сәбәпле кире кагылды. 34,5 мең килешү төзелде. Хәзерге вакытта шулар арасыннан 31,3 мең кишәрлек чикләренә кадәр газ үткәрелде», - дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә газ 25,6 мең йортка тоташтырылган. Әлеге йортларның хуҗалары кишәрлек чикләре эчендә барлык кирәкле эшләрне башкарган.

Ссылка на первоисточник
наверх