На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Чирмешән егете гаилә корды

Чирмешән районы ЗАГС бүлеге яшь пар Алексей һәм Викториянең туйларын рәсмиләштерде. Алексей 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә катнаша. Яшьләр никахларын ашыгыч рәвештә теркәү хокукыннан файдаланганнар. Хәрби кыска вакытлы ялга кайткан, аннан соң аның дәваланырга китәсе бар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

Алексей Денисов 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән. Моңа кадәр Чаллы шәһәрендә заводта эшләгән. Виктория тумышы белән Әлмәт районыннан, хәзер Түбән Камада яши. Киләчәктә яшь пар шунда төпләнмәкче. Алар тугыз ел элек кафеда танышканр.

Шуннан бирле аралары өзелмәгән, аралашып торганнар.

«Бер-беребезгә булган хисләребез, мөнәсәбәтләребез вакыт белән сыналды. Алексей бик әйбәт, җайлы кеше», - ди Виктория.

«Кабат махсус хәрби операциягә киткәч, кәләшемне урлап китмәсеннәр дип, никахыбызны рәсмиләштерергә булдык. Ул бит күркәм холыклы, бар яктан килгән», - дип әңгәмәгә кушылды «Джомба» кушаматлы хәрби.

Аларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, туганнары килгән.

«Ниһаять, улым үзенә терәк булырдай кәләш белән гаилә кора. Минем өчен бик шатлыклы, дулкынландыргыч көн, хәтта күзләрем дә яшьләнә. Улымның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәрдәй тормыш иптәше булды», - дип хис-кичерешләрен уртаклашты алты бала үстергән Людмила Денисова.

Яшь парны туй көннәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин котлады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх