На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Алексей Песошин Татарстанда хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә кушты

Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәннән соң республикада хәбәр итү системаларының ничек эшләвен тагын бер тапкыр тикшерергә кирәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

«Беренче чиратта, үзегездәге хәбәр итү системасының ничек эшләвен карагыз, аны тикшерегез, күнекмәләр үткәрегез.

Бу очракларда иң мөһиме – мәгълүматның җитәкчеләргә дә, адекват чаралар кабул итәргә тиешле кешеләргә дә, шулай ук аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, барысы да бер юнәлештә эш итсен өчен халыкка да барып җитүе», - дип искәртте ул.

Алексей Песошин Татарстанның барлык районнарында хәбәр итү системаларын тикшерү эшенең ничек үткәреләчәген күзәтергә кушты.

Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Премьер-министры Татарстанның барлык хезмәтләре һәм ведомстволары да пилотсыз очу аппаратларының кабат һөҗүм итү ихтималына әзер булырга тиеш дип белдергән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх