Татарстанга пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткәннән соң республикада хәбәр итү системаларының ничек эшләвен тагын бер тапкыр тикшерергә кирәк. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
«Беренче чиратта, үзегездәге хәбәр итү системасының ничек эшләвен карагыз, аны тикшерегез, күнекмәләр үткәрегез.
Бу очракларда иң мөһиме – мәгълүматның җитәкчеләргә дә, адекват чаралар кабул итәргә тиешле кешеләргә дә, шулай ук аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын, барысы да бер юнәлештә эш итсен өчен халыкка да барып җитүе», - дип искәртте ул.Алексей Песошин Татарстанның барлык районнарында хәбәр итү системаларын тикшерү эшенең ничек үткәреләчәген күзәтергә кушты.
Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Премьер-министры Татарстанның барлык хезмәтләре һәм ведомстволары да пилотсыз очу аппаратларының кабат һөҗүм итү ихтималына әзер булырга тиеш дип белдергән иде.
Свежие комментарии