На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Сарман районы башлыгы хәрбиләргә гуманитар ярдәм тапшырды

Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Чираттагы сәфәре кысаларында ул гуманитар йөк: автомобиль, төзелеш материаллары, азык-төлек продуктлары, кием-салым, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләр алып килде.

Хәрбиләр якташларын шатланып каршы алды.

Аңа ничек яшәүләрен күрсәтте, көнкүреш тәртибе һәм хезмәт турында сөйләде.

Фәрит Хөснуллин һәрбер хәрби хезмәткәргә туган районыннан – якыннарыннан, дусларыннан, битараф булмаган авылдашларыннан, эшмәкәрләрдән һәм фермерлардан посылкалар тапшырды.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.

«Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх