Кушма Штатларның 47нче Президенты Дональд Трамп (ул 2025 елның 20 гыйнварыннан АКШның рәсми лидеры булачак) Россия лидеры Владимир Путинның аның белән очрашырга теләве турында белдерде. Хәзерге вакытта ике илнең сәясәтчеләре алда торган очрашуга әзерләнә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Ул (РФ Президенты Владимир Путин - «Т-и» иск.
) очрашырга тели һәм без әлеге очрашуны оештыру белән шөгыльләнәбез», - диде Трамп. Агентлык мәгълүматлары буенча, Америка сәясәтчесе Флоридадагы резиденциясендә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай дип белдергән.Трамп, Путин һәм Кытай лидеры Си Цзиньпинның потенциаль очрашу датасы соңрак билгеләнәчәк, дип искәртте АКШның сайлап куелган Президенты.
Элегрәк Трамп Украинадагы низагны 24 сәгать эчендә тәмамларга ниятләве хакында берничә тапкыр белдергән иде. Ул шулай ук Россия белән элемтәләрне җайга салырга кирәк дип саный һәм үзенең инаугурациясеннән соң Россия лидеры белән очрашырга тели. Путин, үз чиратында, Трамп белән очрашырга әзер булуын әйтте. РФ Президенты билгеләп үткәнчә, сәясәтче белән очрашуда «сөйләшер сүзләр күп булачак».
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Трамп икенче президентлык срогына үз кандидатурасын күрсәткән Владимир Зеленский тарафына кисәтү җибәрде инде. Шул ук вакытта, Американың дәүләт секретаре Энтони Блинкен әйтүенчә, Трамп администрациясе Киев хакимиятенә Украина низагын хәл итү буенча иң яхшы ихтимал килешү тәкъдим итәргә омтыла.
Свежие комментарии