На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...
  • Николай
    На не понятном языке обсуждается где дом взорвать?Филармония директ...
  • Николай
    Почему перевода нет? Здесь террористы обсуждают свои планы?Мамадыш журналист...

Казанда Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм булды

Бүген Казанның «УРАМ» экстрим-паркында һәм Горький исемендәге ял һәм мәдәният паркында Халыкара яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Бәйрәм «Росмолодёжь» эгидасы белән «Бел, ярат, горурлан, арттыр» дигән гомуми концепция белән оештырылган. Чарада Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков та катнашты.

«Нәкъ шундый бәйрәм чаралары Татарстанның бөтен муниципаль берәмлекләрендә дә оештырылган. Монда актив, үзләрен күрсәтәсе килгән яшьләр өчен күптөрле мәйданчыклар оештырылды. Эш табарга теләүчеләр өчен карьерага багышланган мәйданчык эшли башлады. Анда җиңел һәм авыр сәнәгәтьчелек өлкәләрендәге, химик һәм социаль тармаклар белән танышу һәм эш урыны табу мөмкин.

Шул ук вакытта спорт ярышлары бара. Яшьләр үзләренең сәләтләрен, осталыкларын ачарлык мәйданчыкларга киләләр», — диде министр журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук Садыйков елдан-ел Яшьләр көненең бәйрәм чараларында катнашучы партнёрлар саны артуын ассызыклады һәм аларга рәхмәт белдерде.

«Һәр яшь кешегә үзен бу тормышта табуын телим. Моның өчен мөмкинлекләр бихисап. Ә без Яшьләр министрлыгы һәр яшь кешегә ярдәм итәргә әзер. Мәйданчыклар арту, иминлек таләпләрен үтәргә уңайлырак булсынга, ике урында уздырырга булдык», — ди әңгәмәдәш.

Чарада Казанның югары уку йортлары да үз мәйданчыкларын эшләгән. Аларда төрле уеннар, мастер-класслар һәм квестлар бара. Бәйрәм тантанасында грантлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх