Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясендә ТР атказанган фән эшлеклесе, профессор, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөйләйманова татар милли орнаменты турында лекция үткәрде. Ул әйтүенчә, халык татар милли орнаменты белән ныграк кызыксына башлаган.
«Бүгенгесе көнне безнең халык татар милли орнаменты белән ныграк кызыксына башлады.
Аеруча рәссамнар, дип саныйм. Хәзер бит төрле милли бизәкләр белән сувенирлар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен күпләп ясый башладылар. Тик, милли орнамент турында сыйфатлы әдәбият җитеп бетми әлегә. Халык күп сорый аны», — дип сөйләде Гүзәл Вәлиева-Сөйләйманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.Шулай ук ул әлеге чараның әһәмиятле булуын ассызыклады.
«Без шактый зур гына тираж белән чыгарган идек. Аннан соң Бөтендөнья татар конгрессы төбәкләрдәге оешмаларына да җибәргән иде. Ләкин сораучылар күп. Менә Фуад Вәлиевның «Татар милли орнаменты» китабы интернет киңлекләрендә бар. Орнаментлар турында әйткәндә, алар хакында булган басмаларның да сыйфатлы булуы мөһим. Шулай ук әйтәсе килгән сүзем, булачак рәссамнарга да, дизайнерларга да бу өлкәдә күбрәк белем бирсеннәр иде. Бүгенге чарада төрле буын тыңлаучылар катнашты, шуның белән дә әһәмиятледер лекция», — ди ул.
- Чара «Миллиард.Татар»ның лекторие кысаларында булды.
Свежие комментарии