25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» фестивале старт ала. Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры инициативасы белән гамәлгә куелганнан бирле бишенче мәртәбә үткәрелә.

«Фестиваль кысаларында театр үзенең юбилеен да уздырачак. «Әкият» татар дәүләт курчак театры быел 90 еллыгын бәйрәм итә», – дип искәртте фестивальгә һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңалыкларына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул фестивальнең 2013 елда гамәлгә куелып, шул вакыт эчендә 70ләп театр коллективының катнашуы турында әйтте. «Фестиваль курчак театрлары арасында дуслыкны һәм багланышларны ныгытуда зур роль уйный», – диде ул.

Безнең быел юбилейлар елы: театрга – 90, фестивальгә – 5, театраль лабораториябез дә биш мәртәбә узды», – дип сүзгә кушылды Илгиз Зәйниев. Быел Илгиз Зәйниевның курчак театрына сәнгать җитәкчесе итеп куелуына да 5 ел була.

Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. Казанга Беларусь һәм Азәрбәйҗан театрлары да килә. Оештыручылар тамашачыны фестиваль спектакльләрен карарга чакыра.

Фестиваль 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Свежие комментарии