На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Зәйдә шикәр чөгендере уңышы бер гектардан уртача 456 центнер чыга

Зәйдә бүгенге көнгә татлы тамыр казу белән шөгыльләнүче комбайнерлар тарафыннан 2200 гектар мәйданда чөгендер җыелган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, шикәр чөгендере үстерүдә быел да республикада район аграрийларына тиңнәр юк.

Уңыш бер гектардан уртача 456 центнер чыга.

«Бу көннәрдә кырлардан бөртеклеләрне урып-суктыру төгәлләнәчәк. Ә урактан бушаган механизаторлар шулай ук шикәр чөгендере алу эшенә керешәчәк. Димәк, бу татлы тамыр казу тагын да кызу темплар алачак дигән сүз, бары тик һава торышының гына яхшы торуы кирәк», – диелгән хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх