Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Мәскәүдә. Биредә ул Россия Хөкүмәте әгъзалары белән очрашулар үткәрә. Башта Миңнеханов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында.
Әңгәмәдәшләр Россия Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе утырышына әзерлек турында фикер алышты. Комиссияне (ул шул ук исемдәге илкүләм проектны гамәлгә ашыру эшенә кураторлык итә – Т-и. иск.) Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Татарстанда узган елда 3 миллион 452,7 мең квадрат метр торак төзелде, агымдагы елның ике аенда республикада 1 миллион 93 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, дип билгеләп үтте Галимова.
Свежие комментарии