На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Казанда армиядә хезмәт итүдән качып йөрүче Россиянең 18 яңа гражданын тотканнар

Бүген Казанда Россия Тикшерү комитетының гарнизон буенча 384нче хәрби тикшерү бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән рейд үткәрде һәм армиядә хезмәт итүдән качкан РФ гражданлыгы булган 18 чит ил кешесен тотты. Аларны шундук шәһәрнең Хәрби комиссариатларына китерделәр.

«Мондый рейдлар Татарстан һәм Чувашиядә даими үткәрелә.

Узган һәм агымдагы елда Россия гражданлыгы алган 598дән артык мигрант учетка куелган инде. Мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк», – дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитеты гарнизоны буенча 384нче хәрби тикшерү бүлегендә.

Искәртик, хәрби хезмәткә чакырудан качу «Хәрби һәм альтернатив гражданлык хезмәтен узудан качу» маддәсе буенча җавапка тартыла. Җәза 200 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ярты елга кадәр кулга алу яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү булырга мөмкин.

Россия гражданлыгы алган барлык кешеләргә вакытында хәрби учетка басарга кирәк.

Ссылка на первоисточник
наверх