На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан балалар йортында тәрбияләнүчеләр махсус операциядә катнашучыларга хатлар язган

Казан балалар йортында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язган. Хәрбиләргә әлеге хатларны Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин тапшырачак. Тиздән ул махсус хәрби операция зонасына бара, дип хәбәр иттеләр Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәтендә.

Балалар хатларда хәрбиләрнең батырлыкларына соклануын, алар белән горурлануын белдергән һәм җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләгән:

«Кадерле солдат, без синең белән таныш түгел һәм очрашкач та бер-беребезне танымабыз мөгаен, әмма шуны бел: сине өйдә көтәләр, безнең өчен син герой! Үзеңне сакла! Валя».

«Кадерле солдат... Сиңа бер ядрә дә тимәвен телим. Син бик кыю һәм батыр... Кира».

«Исәнме, кадерле солдат! Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сиңа! Без подвалларда качып ятмаган өчен дә рәхмәт! Син чын егет! Безнең хакка бердәнбер гомереңне куркыныч астына куясың. Чын күңелдән рәхмәт сиңа. Әмир».

Ссылка на первоисточник
наверх