«Татмедиа» агентлыгы мәйданчыгында җитәкче Айдар Сәлимгәрәев Марий Эл Республикасы хөкүмәте рәисе урынбасары – мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов белән очрашты. Сөйләшүдә аның урынбасары Николай Любимов, «Марий Эл» мәгълүмат агентлыгы директоры Евгений Кузнецов, шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та кушылды.
Сөйләшү тәҗрибә алышу һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары каршында торган чакырулар турында фикер алышудан башланды. Яклар кадрлар сәясәтенә һәм яшь журналистлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Айдар Сәлимгәрәев яшь талантларны эзләү һәм аларга ярдәм итү мәйданчыгына әйләнгән «Алтын каләм» проекты турында сөйләде.
«Бездә «Алтын каләм» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале бар. Конкурс инде берничә ай дәвам итә. Бүгенге көндә аның нәтиҗәләре нигезендә инде дүрт бала республика хисабына университетка керә, укый, кире кайта. Моннан тыш, безнең журналистика юнәлешендә университет белән мөнәсәбәтләр яхшы. Анда татар бүлеге нигезендә төркемнәр оештырылган. Без анда зур файда күрәбез, чөнки балалар биредә укыганнан соң профессиядә кала һәм эшли», – дип уртаклашты ул.
Марий Эл вәкилләре исә үзләренең әзерлек системасы турында сөйләде. Константин Иванов сүзләренчә, Йошкар-Оладагы Бауман лицее каршындагы эксперименталь журналистика сыйныфы уңышлы нәтиҗә күрсәткән.
«Без бөтен республикадан 9-11 сыйныф укучыларын җыйдык. Әлбәттә, аларның күпчелеге Йошкар-Оладан. Беренче дәрескә ничек килгәннәрен хәтерлим. Алар дәшми утыра, нәрсә теләгәнен аңламый иде. Ә бер елдан аларны инде танырлык түгел!
Барлык матбугат конференцияләрендә, форумнарда катнашалар. Күптән түгел RT-форумда булдылар, үзләрен бик актив күрсәттеләр», - диде вице-премьер.Проектның нәтиҗәләре шул дәрәҗәдә уңышлы булу сәбәпле, лицей янәдән профильле сыйныф җыярга булган.
«Бауман лицее, бу балаларның уңышын күреп, үзгәрә башлады. Хәтта моңарчы математика яки физика сыйныфларында укыган егет һәм кызлар да хәзер журналистика юнәлешенә күчәргә тели. Инде 15 кеше бар, ә планда - 22 бала җыю. Бу да зур өлеш. Аларның күпмеседер һичшиксез юу өлкәдә эшләячәк», – дип ышана Иванов.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар медиасфераның үзгәрү тизлеге турында да сөйләште. Сәлимгәрәев ассызыклаганча, редакцияләргә даими нигездә укырга кирәк, бигрәк тә яңа технологияләр кертү шартларында.
«Уку – ул өзлексез процесс. Хәзерге вакытта «Татмедиа» редакцияләре алдында ясалма фәһемне үзләштерү бурычы тора. Без бу инструментларны беренчеләр булып аңларга, өйрәнергә – артта калмаска, ә алда барырга тиеш», - дип билгеләде ул.
2023 елның ноябрендә республика хөкүмәте карары белән оештырылган «Марий Эл» мәгълүмат агентлыгы – бүгенге көндә төбәкнең иң зур медиахолдингы. Аның составына газеталар, журналлар, сайтлар, социаль челтәрләр һәм типография керә. Агентлык 2024 елның гыйнварыннан тулысынча эшли башлаган. Аны Евгений Кузнецов җитәкли.
Очрашу азагында яклар хезмәттәшлекне дәвам итәргә, медианы үстерү һәм яшь журналистларга ярдәм итү эшендә көчләрне берләштерергә һәм уңышлы практикалар алышырга килеште.
Эшлекле очрашудан соң Марий Эл делегациясе «Татар-информ» редакциясендә булды. Республиканың мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры урынбасары Николай Любимов һәм «Марий Эл» мәгълүмат агентлыгы директоры Евгений Кузнецов агентлыкның эчке кухнясы һәм журналистларның эш тәртибе белән танышты.
Свежие комментарии