На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлегенең түгәрәк өстәле булды

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында төбәк Сөт җитештерүчеләр берлегенең түгәрәк өстәле үткәрелде. Биредә сөт продукциясе базарындагы агымдагы вәзгыять, шулай ук тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

«Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30 процентка арткан.

Былтыр республикада исә сөт җитештерү күләме 2 миллион 280 мең тоннадан артып китте, шуңа өстәп 84 мең тонна яисә 2023 елга карата 103,9 процент. Шулай ук узган ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча Россиядә беренчелекне яулады – гомуми күләмнән 6,7 процент. Төбәк үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Кеше башына нормасы югарырак, сөт 61 процентны тәшкил итә» – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Шулай ук эшлекле сөйләшү барышында Татарстанны иң күп күләмдә сөт тәэмин итүче оешмалар аталды. Мамадыш районының «Продпрограмма» (84,7 мең тонна), Минзәлә районының «Камский Бекон» (73,4 мең тонна), Кукмара районының «Вахитов» (50,0 мең тонна), Әлки районының «Красный Восток-Агро» (45,0 мең тонна) һәм Бөгелмә районының «Северная Нива Татарстан»(40,0 мең тонна) агропредприятиеләре иң эре сөт җитештерүчеләр исемлеген били. Көн саен республика предприятиеләре тарафыннан 4400 тонна сөт эшкәртелә, бу төбәктә сатылган чималның 87 процентын тәшкил итә.

  • Сөттән тыш, киләсе елга планнарда 1,6 миллиард тавык йомыркасы, шулай ук 519 мең тонна терлек һәм кош ите булдыру каралган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх