На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Миңнеханов: Сабан туе халыклар арасында дуслыкны ныгыта

Сабан туен Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Искәртәбез, республика җитәкчесе Оренбург өлкәсендәге Сабан туенда кунакта булды.

«Сабан туе Татарстанда гына түгел, күпмилләтле илебезнең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә киң билгеләп үтелә, халыклар арасында үзара аңлашуны һәм дуслыкны ныгытуга хезмәт итә!» - дип язган Миңнеханов.

Ул Оренбург өлкәсе Хөкүмәтенә, шәхсән өлкә губернаторы Евгений Солнцевка, шулай ук бәйрәмдә катнашучыларга Сабан туен оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

«Кадерле дуслар! Барыгызны да татар халкының милли бәйрәме Сабан туе белән котлыйм! Бәйрәмнәр күңелле һәм имин узсын!»- дип өстәде ТР Рәисе.

Фото: ТР Рәисе телеграм-канадыннан

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх