На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Сәясәтче Украинадагы низагның ел азагына тәмамлануын фаразлады

Россия белән Кушма Штатларның Украина мәсьәләсе турындагы сөйләшүләре хәзер уңышка ирешмәячәк, әмма кораллы каршылык барыбер агымдагы ел азагына тәмамланачак. Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков Телеграм-каналында шундый фараз белән уртаклашты.

Сәясәтче бәяләвенчә, «АКШ һәм Россия Украина мәсьәләсендә компромисска килергә әзер түгел», һәм шуңа күрә ике илнең лидерлары — Владимир Путин белән Дональд Трампның телефон аша сөйләшүе шулай сузыла.

«Озакламый сөйләшү булачак. Алар (Трамп һәм Путин – Т-и.

иск.) саммит һәм эшче төркем турында килешәчәк. Саммит яз көне була. Әмма Украина мәсьәләсендә компромисска барыбер килмәячәкләр. Әмма бер бик мөһим компромисс булачак — атом-төш конфликты мәсьәләсендә деэскалация турында. Трамп моны бик зур җиңү буларак тәкъдим итәчәк», - дип аңлатты Марков якын киләчәкне күзаллавын.

Украинадагы хәрби хәрәкәтләр сөйләшүләр белән параллель рәвештә дәвам итәчәк. Трамп Киевны финанслауны «якынча өч тапкырга», «300 миллиардтан [доллар] 100 миллиардка кадәр» киметәчәк, дип саный сәясәтче. Җитмәгән өлешне АКШ президенты Европага тулыландырырга тәкъдим итәчәк, Европа исә моны эшләмәячәк.

«Язын, җәен һәм көзен барысы да ничек бар, шулай дәвам итәчәк. Көзгә сөйләшүләр өчен сәяси шартлар туачак: Европа белән Украинаның арыганлыгы аларны Россиягә күбрәк юл куярга мәҗбүр итәчәк. Шулай итеп, ел азагына, ә бәлки көзен үк, тынычлык турында килешү имзаланачак», - дип йомгаклады Сергей Марков.

Ссылка на первоисточник
наверх