Алабугада яшәүче хатын-кыз һәм аның җинаятьтәше законсыз миграция оештырган һәм чит ил гражданнарын фиктив хисапка куйган өчен суд каршына басачак. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, ир-ат үзенең танышы белән бергә (хәзер үл вафат булган) Алабугада яшәүче хатын-кызның фатирында һәм шәхси йортында мигрантларны фиктив рәвештә теркәгән.
Тик чит ил гражданнары күрсәтелгән адреслар буенча яшәмәгән. Шул рәвешле, җинаятьчеләр 12 мигрантны фиктив хисапка алган.
Свежие комментарии