На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...

Әлмәттә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узачак

12 гыйнвар көнне Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале үтәчәк. Ул республиканың төрле почмакларыннан килгән әдәбиятчыларны, укучыларны һәм нәшриятларны берләштереп, күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырачак. Фестиваль Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә оештырыла.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара кысаларында үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшриятларның чыгышлары көтелә. Презентацияләр интерактив форматта үтәчәк, бу барлык кызыксынучыларга әдәбият дөньясына якынаерга, шулай ук авторларга һәм нәширләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Әдәбият сөючеләр өчен, китаплар ярминкәсендә бик зур сайлау мөмкинлеге булачак: сирәк басмаларны да кертеп, классик әсәрләрдән алып заманча шедеврларга кадәр.

Моннан тыш, балалар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, анда алар тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстереп, укуга һәм иҗатка булган мәхәббәтләрен ача алачак.

Фестивальнең үткәрелү вакыты: 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Үткәрелү урыны: Ризаэтдин Фәхретдин ис. Үзәк мәчет стилобаты.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх