Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча беренче урында Татарстан тора. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Без хезмәт өчен түләү дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтенә керәбез.
Без Идел буе федераль округында алдынгылар, мәгълүмат һәм элемтә (121,2 мең сум), файдалы казылмалар чыгару (116,7 мең сум) һәм эшкәртү производстволары (103,2 мең сум) тармакларында алдынгылар рәтендә», – дип сөйләде ул.ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварында төбәктә уртача айлык хезмәт хакы 78 мең сум тәшкил иткән, 2024 елның шул ук чорына караганда, үсеш – 22,9 процент, реаль хезмәт хакы – 111,7 процент.
Чагыштыру өчен: Пермь краенда уртача айлык хезмәт хакы 72,6 мең сум тәшкил итә, Удмуртия Республикасында – 70,8 мең сум, Түбән Новгород өлкәсендә – 70,1 мең сум.
Свежие комментарии