На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан Гидрометеоүзәге янә томан һәм көчле бозлавык хакында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тагын республика территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты.

27 гыйнвар кичендә, 28 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Казан юлларында да көчле бозлавык хасил булачак.

ТР башкаласында төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал.

Татарстанда төнлә һава температурасы -1..+2 градус (Казанда 0..+2 градус) тәшкил итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх