Кырымда Симферополь аэропорты янындагы трассада рейс автобусы йөк автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак булган, тагын 13 кеше җәрәхәтләр алган, дип яза ТАСС гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән.
Автобуста барлыгы 32 кеше булган.
Хәзер урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре, медиклар эшли.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Төбәк прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрүне контрольдә тота.Җинаять эше кузгатылган.
Свежие комментарии