На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Ел башыннан Татарстан приставлары алимент түләмәүчеләрдән 1,1 миллиард сум түләткән

Татарстанда ел башыннан приставлар алимент түләмәүчеләрдән 1,1 миллиард сум бурыч түләткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров сөйләде.

«Безнең сорау алу органнары алты айда 396 җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Җинаять эшләренең күбесе – алимент түләү бурычларын башкармаучылар турындагы эшләр», - дип сөйләде Закиров.

25 майдан Алимент бурычлары булган гражданнар федераль реестры гамәлдә. Ул «Башкарма җитештерү мәгълүматлары банкы» сервисының бер өлеше булып тора. Анда алимент түләү бурычын башкармаучыларның исемнәре кертелә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх