Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Айдар Баһаветдинов профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсен җитәкләде.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсе коллективына яңа баш табиб - Марат Гатиятуллинны тәкъдим иткән вакытта аның әлеге вазифага билгеләнүе турында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Ралинә Рафикова.

Фото: © Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең матбугат хезмәте
Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Айдар Баһаветдинов 2011 елда 2нче Республика клиник хастаханәсендә табиб-рентгенолог булып эшли башлый.
2015-2018 елларда Иннополисның Медицина үзәген җитәкли. 2018-2025 елларда Республика клиник хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазифасын били. Апрель аенда аны Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы итеп билгелиләр.
«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, якын арада яңа җитәкчене Республика йогышлы авырулар хастаханәсе коллективына тәкъдим итәчәкләр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии