Минималь хезмәт хакы күләме дәрәҗәсен арттыру исәпләүне һәм берничә төрле мәсьәләне исәпкә алуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ»га депутат, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров парламентның түбән палатасындагы коллегаларының инициативасын ишарәләгәндә хәбәр итте.
Исегезгә төшерик, Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме парламент палатасына карау өчен Россиядә 2026 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 34 мең сум дәрәҗәсендә билгеләү турындагы закон проектын кертергә тели.
«Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсен теләсә нинди итеп билгеләргә була, әмма мондый карарның нәтиҗәләрен исәпләргә кирәк. Уңай нәтиҗәләр була ала, тискәре нәтиҗәләр була ала. Тискәре нәтиҗәләргә штрафлар артуны кертергә була. Җәмгыять бу очракта штрафлар 52 процентка диярлек артуга әзерме? Боларның барысын да яхшылап уйларга кирәк. Бу беренче мәсьәлә. Икенче мәсьәлә: минималь хезмәт хакы бюджеттан түләнә. Димәк, федераль һәм төбәк бюджетларының чыгымнарын арттыруны компенсацияләү өчен бюджетка керем чыганакларын эзләргә кирәк. Андый акчалар бармы? Өченчедән: бизнес эшчеләрнең минималь хезмәт хакы алучы өлешенә түләүләрне арттырырга әзерме? Мондый очракта чыгымнары артачак бизнес бөлгенлеккә төшмәсме», - дип санап китте парламентарий нюансларны.
Ул билгеләп үткәнчә, минималь хезмәт хакы күләме – ул «күктән төшкән бүләк» түгел, ә икътисадның конкрет эчке категориясе.
«Без, бюджет комитеты буларак, автор Ярослав Ниловтан исәп-хисап һәм РФ Хөкүмәтенең нәтиҗәсен көтәбез. Минималь хезмәт хакы күләме – ул икътисадның конкрет эчке категориясе, аның уңай һәм тискәре яклары бар, ләкин аны исәпкә алырга кирәк. Әгәр хөрмәтле коллегалар мондый исәпләүләрне китерсә, без аларны караячакбыз һәм теләктән түгел, ә нәкъ менә шушы исәпләүләрдән чыгып эш итәчәкбез», – дип йомгаклады парламентарий.
Свежие комментарии