На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Руслан Миңнәхмәтов белән хушлаштылар

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты директоры урынбасары Руслан Ринат улы Миңнәхмәтов каты авырудан соң вафат булган.

Бүген РФ мөселманнары диния идарәсе федераль министрлык соравы буенча Руслан Миңнәхмәтовның хезмәттәшләре һәм дуслары өчен аның белән хушлашу чарасын Мәскәү Җәмигъ мәчетендә оештырды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы.

Хушлашу мөрәсимендә РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең урынбасары Илдар Нуриманов, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең тәгъзиясен ирештерде. Коръән аятьләре укып, Руслан Ринат улының рухына багышлады һәм дога кылды.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә туган Руслан Миңнәхмәтовка нибары 37 яшь булган.

«Руслан Ринат улы илнең фәнни һәм мәгариф инфраструктурасы үсешенә сизелерлек шәхси өлеш керткән шәхес. Аның турыдан-туры катнашуы нәтиҗәсендә Россия буенча заманча кампуслар, тикшеренү үзәкләре һәм лабораторияләр төзү һәм җиһазландыру буенча мөһим проектлар гамәлгә ашырылды» - диелгән Россия мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Фото: © Россия мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх