На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Мөхәммәтшин: Татарстан Белоруссия төбәкләре белән хезмәттәшлекне алга таба үстерергә әзер

Татарстан Белоруссия төбәкләре белән күпкырлы хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә әзер. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Парламентарий «Союз дәүләтенең алга таба үсешен тәэмин итүнең мөһим юнәлеше буларак төбәкара хезмәттәшлекне үстерү» секциясендә катнашты.

Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, төбәкара һәм муниципальара диалогны үстерү мәсьәләләренә соңгы вакытта ике дәүләтнең башлыклары дәрәҗәсендә дә, территория җитәкчеләре дәрәҗәсендә дә аерым игътибар бирелә.

«Татарстан бүген Белоруссия өлкәләре белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырган лидер регионнар арасында күп тапкыр телгә алынды», - диелә хәбәрдә.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Белоруссия өлкәләре һәм муниципалитетлары арасындагы мөнәсәбәтләр актив үсеш ала: хөкүмәтара һәм парламентара килешүләр төзелде, Казанда Белоруссия илчелеге бүлекчәсе эшли, Татарстан Республикасының Белоруссиядәге вәкиллеге (аны, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә, Илһам Кашапов җитәкли) эше яңадан башлап җибәрелде.

Белоруссия соңгы 10 елда республиканың иң мөһим тышкы сәүдә партнерларының берсе санала: импортның гомуми күләме буенча икенче, (гомуми күләмнең 7,4 проценты), экспорт күләме буенча тугызынчы урында тора (3,8 процент).

«Без республикада күп тапкырлар бизнес вәкилләрен кабул иттек һәм алар белән актив хезмәттәшлек итәбез, 700 миллион Америка доллары сәүдә әйләнеше дәрәҗәсенә чыктык. Белоруссиянең трактор, комбайн, урып-җыю техникасы һәм алар өчен запас частьләргә безнең базарда, ә Татарстанның төрле продукциясенә Белоруссия җитештерүчеләре арасында ихтыяҗ бар. Без оешкан элемтәләрне хөрмәт итәбез, һәм мөнәсәбәтләребезнең кыйммәтен танып, бөек Россия һәм Бөек Белоруссия хакына алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзербез», — диде Мөхәммәтшин.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх