Татарстанда бер кешегә минималь азык-төлек кәрзиненең бәясе ярты ел эчендә якынча 10 процентка арткан, ягъни 2024 елның августында 5844,8 сумнан 2025 елның февраленә 6428 сумга кадәр җиткән. Бу «Руспродсоюз» ассоциациясе мәгълүматларыннан күренә. ТАСС шул хакта яза.
Шул ук вакытта Россиядә ел башыннан продуктларның минималь җыелмасы бәясе 1,9 процентка, ягъни 7326,3 сумга кадәр арткан.
Шартлы азык-төлек кәрзиненә 33 төр продукт керә, шул исәптән ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, он, икмәк, ярмалар, шикәр, яшелчә һәм җиләк-җимешАзык-төлекнең минималь җыелмасы Чукотка автономияле округында (16690,8 сум) һәм Магадан өлкәсендә (11987,2 сум) иң кыйммәтлесе булып теркәлгән. Иң арзаны Мордовиядә (6062,6 сум) һәм Пенза өлкәсендә (6283 сум) булуы ачыкланган.
Шул ук вакытта Мәскәүдә азык-төлекнең минималь җыелмасы 8759,1 сум, Санкт-Петербургта 8563,2 сум, ә Мәскәү өлкәсендә 7694,2 сум булган.
Свежие комментарии