На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Минзәлә районыннан Лисичанск шәһәре социаль объектларына 18 тоннадан артык су китерделәр

Татарстан шефлыгындагы Лисичанск шәһәренә Татарстан делегациясе килде. Республика вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин, Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Химаев шәһәрнең гуманитар үзәгендә булды һәм җирле халык соравы нигезендә җыелган йөкне тапшырды.

Гуманитар үзәк вәкилләре сүзләренчә, алдагы сәфәрләр вакытында район һәм гуманитар штаб арасында туры элемтә җайга салынган, бу шәһәр ихтыяҗларына тиз арада җавап бирергә мөмкинлек биргән.

Төп мөрәҗәгатьләрнең берсе социаль объектларны шешәләргә салынган су белән тәэмин итүгә кагылган.

«18 тоннадан артык шешәле су китердек. Бу хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына адреслы ярдәм. Минзәлә районы предприятиесенә һәм шәхсән Айдар Сәлаховка рәхмәт белдерәм», – диде Фәнил Әһлиуллин.

Әлеге ярдәм су белән тәэмин итү системасындагы өзеклекләр шартларында Лисичанск социаль учреждениеләренең тотрыклы рәвештә эшләвен тәэмин итү өчен кирәк. ТР Вице-премьеры ассызыклаганча, мондый сәфәрләр – Татарстан шефлыгындагы территорияләргә ярдәм итү юнәлешендәге системалы эшнең бер өлеше.

 

Ссылка на первоисточник
наверх