На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Стипендияне яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

Дәүләт Думасының депутатлар төркеме һәм сенатор Елена Афанасьева көндезге бүлектә белем алучы студентларның стипендиясен Россия буенча тулаем алганда яшәү минимумы дәрәҗәсеннән дә кимрәк булмаган күләмдә билгеләргә тәкъдим итте. Шул хактагы закон проекты Федераль Җыенның түбән палатасына кертелде, дип яза «Парламентская газета».

Документтан күренгәнчә, әлеге кагыйдә шулай ук стипендия алучы һәм бюджет хисабына көндезге бүлектә укучы аспирантлар, ординаторлар һәм ассистент-стажерларга да кагылырга тиеш.

Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, 2024 елның 1 сентябреннән югары уку йортларында белем алучы студентларга түләнә торган стипендиянең минималь күләме аена – 2067 сум, һөнәри училище студентларына – 539 сум, югары уку йортларында белем алучы социаль якланмаган студентларга – 3104 сум, махсус уку йортлары студентларына 809 сум тәшкил итә. Мондый кечкенә суммалар стипендияләр билгеләнә торган максатларга җавап бирми, ди инициатива авторлары.

Закон проекты кабул ителгән очракта, новелланың гамәлдә булуы 2025 елның 1 гыйнварыннан башлана торган чорга кагылачак. Стипендия фондын формалаштыру өчен өстәмә акча федераль бюджетка төгәллек керткән вакытта каралырга тиеш.

Элегрәк Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та шундый инициатива белән чыккан иде. Ул парламентарийлар тарафыннан Дәүләт Думасына кертелгән закон проектын хуплады.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх