
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласына эш сәфәре кысаларында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында белем алучы Татарстан студентлары белән очрашты. Бу хакта ул Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Кызыклы әңгәмә килеп чыкты!» - дип билгеләп үтте республика лидеры.
Рөстәм Миңнеханов студентларга укуларында уңышлар һәм киләчәктә Россия файдасына эшләүләрен теләде.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимованың Телеграм-каналында урнаштырылган мәгълүматлардан күренгәнчә, очрашу барышында Татарстан лидеры студентларга БРИКС кебек халыкара форматларда республиканың роле, шулай ук чәкчәкнең бөтен дөньяга ничек билгеле булуы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанны һәркем белүен һәм аның глобаль аренадагы мәдәни казанышларын билгеләп үтте.
Лилия Галимованың Телеграм-каналы видеосы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии