Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең И.И.Шишкин музей-йортының борынгы утарында яшь рәссамнарның «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» дип исемләнгән XX Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Быел катнашучыларга «Хыялны рәсемдә чагылдырам» темасына иҗат итәргә тәкъдим ителде.
Бәйге Россия Федерациясендә Гаилә елына һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең 35 еллыгына багышланган иде.

Жюри тарафыннан 525 рәсем бәяләп үтелде. Бәйгедә барлыгы 32 уку йорты катнашты, алар арасында Татарстан Республикасының 19 шәһәреннән рәсем, мәктәпләре, балалар иҗаты үзәкләре һәм студияләре бар.

Катнашучылар саны буенча лидерлар өчлегенә Алабуганың И.И.Шишкин исемендәге 1нче балалар сәнгать мәктәбе (86 катнашучы), Чаллы шәһәренең 2 нче балалар сәнгать мәктәбе (60 катнашучы) һәм Аксубай балалар сәнгать мәктәбе (52 катнашучы) керде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, бу бәйге Алабуга рәссамы Иван Шишкин иҗатын гына түгел, ә бөтен рус сәнгатен дә популярлаштыра. Ул яшь талантларга ярдәм итүче педагогларга һәм яшь рәссамнарның әти-әниләренә рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек һәм иҗади биеклекләр теләде.

Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко музей-ядкарьлегенең иҗади проектларына битараф булмаганнары өчен бәйгенең барлык партнерларына һәм меценатларына рәхмәтен белдерде.

Бәйге өч яшь категориясендә уздырылды, аларның һәрберсендә 3 призлы урын билгеләнде. Жюри әгъзалары карары буенча, Татарстан Республикасының 16 мәктәбеннән 21 җиңүче билгеләнде. Алабуга музей-ядкарьлеге, оештыручы буларак, традицион рәвештә, Гран-при билгеләде. 10 яшь рәссам акчалата премия белән бүләкләнде.

Алабугада «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» республика конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии