18 июньдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык язучысы Ринат Мөхәммәдиев, Татарстанның халык шагыйре Наил Касыймов, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Арчада күренекле шәхесләрнең каберләрен зиярәт кылды, алар рухына дога кылды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Алар шулай ук Арчадагы әдәбият-сәнгать музеенда, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев, Ташкичүдәге Шиһабетдин Мәрҗани музейларында әдәбият сөючеләр белән очрашты, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии