На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Фидан Гафаров турында артистлардан истәлекләр: Аның вафаты белән бер бөтен чор тәмамланды

27 апрельдә Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты — легенда, Башкорт драма театрының тулы бер чорны гәүдәләндергән танылган актеры Фидан Гафаров вафат булды. Аңа 77 яшь иде. Кайгылы хәбәрне республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. «Татар-информ» җырчы турында истәлекләр тәкъдим итә.

Уфада Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән хушлашу бүген Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында 10.00 сәгатьтә була. Матәм митингы 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Башинформ», Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Легендар актерны кече ватанында – Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Уртай авылында җирләячәкләр.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Радий Хәбиров: «Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...»

«Һәр кешенең иҗатта ниндидер үз, туган һәм якын нәрсәсе бар. Минем өчен бу һәрвакыт Фидан Гафаров башкаруында «Кышкы романс» җыры булды. Хәтерлим әле, балачакта, иртән радиодан Фидан Гафаров җырлаганда, әни һәрвакыт тавышын катырак ачуны сорый иде», - дип уртаклашкан иде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

«Фидан Сафич безнең тормышта һәрвакыт булды. Шәхсән минем өчен һәм бөтен республика өчен зур югалту. Фидан Сафич мәңгегә китте. Бөек кеше – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Якты истәлекләр хәтердә мәңге сакланыр...» – диде ул.

Айдар Галимов: «Иҗатыма булган игътибары һәм бәһасез киңәшләренә чиксез рәхмәтлемен»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Фидан Гафаровның китүен «барыбыз өчен дә зур югалту» дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Һәр күзәнәге, бөтен тормышы һәм язмышы театрныкы булган кеше арабыздан китте. Бөек актер һәм бөек кеше. Без аның образлары һәм җырларында үскән һәм тәрбияләнгән буын. Фидан Гафаров – балачагыбыз, яшьлегебезнең, аннан соңгы тормышыбызның кумиры... Аны якыннан белүем, иҗатыма булган игътибары һәм бәһасез киңәшләренә чиксез рәхмәтлемен. Ул чын талант, кеше, дус иде һәм безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Ышануы бик кыен. Урының оҗмах түрләрендә булсын», – диде Айдар Галимов.

Әнвәр Нургалиев: «Миңа аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете эләкте»

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Фидан Гафаров катнашындагы спектакльләргә балачагыннан йөргән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Ышанып булмый, Бөек даһилар чоры, кешелеклелек, ихласлык чоры китә. Балачактан күземне алмыйча рольләрен ничек искиткеч итеп уйнаганын карадым, мин аның спектакльләрендә тәрбияләндем. Даһи актер. Миңа аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете эләкте һәм, әлбәттә, мин моның белән горурланам! Маэстро, тыныч йокла. Без сине мәңге онытмаячакбыз», – диде Әнвәр Нургалиев.

Рифат Фәттахов: «Фидан агай иң элек үзе чын мәгънәсендә дуслык күпере иде»

Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Фидан Гафаров белән озак еллар дәвамында таныш булып, иҗади хезмәттәшлек итәргә насыйп булган:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Хуш, легенда. Бик күп чараларыбызда теләп катнаша иде ул, бигрәк тә «Дуслык күпере» татар-башкорт эстрада фестивален үз итте ул. Фидан агай иң элек үзе чын мәгънәсендә дуслык күпере иде. Бик зур рәхмәт сиңа, Фидан агай! Урының оҗмахта булсын», – диде ул Рифат Фәттахов.

Данир Сабиров: «Үз заманында аннан да талантлырак кеше булмагандыр»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Фидан Гафаровның вафаты белән бер бөтен чор тәмамланды дип саный:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Миңа калса, үз заманында хатын-кызлар өчен аннан да чибәррәк, аннан да талантлырак кеше булмагандыр. Яшерен генә булса да, барысы да аңа гашыйк булган. Аның буй-сыны, актерлык осталыгы, моңлы тавышы, баянда уйнавы – боларның барысы да кешеләрне битараф калдыра алмаган. Фидан Гафаровның иҗатын, әни һәм аның бертуган апасы да бик яраткан. Спектакль белән Казанга килүенә көннәр, сәгатьләр санаганнар. Спектакль тәмамлангач, хатын-кызлар театр алдында Фидан абыйның чыгуын зарыгып көткән: кемдер автограф өмет иткән, кемдер, бер генә мизгелгә булса да, аның янында тору бәхетенә ирешергә хыялланган. Авыр туфрагы җиңел, рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын!» – диде Данир Сабиров.

Ләйлә Дәүләтова: «Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер, дидем»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны «зур йөрәкле, чиксез талантлы» дип искә алды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Халкыбызның искиткеч зур шәхесе Фидан ага Гафаров вафат. Аңа 77 яшь иде. Операция өстәлендә киткән, диделәр… Берничә ай элек бик матур гына хәлләрне сорап шалтыраткан иде. Шулкадәр йөрәккә үтәрлек тавышны соңгы ишетүем булган икән. Бу хәбәрне ишеткәч, чын түгелдер, дидем. Миңа шулкадәр зур шәхес белән бергә эшләү бәхете насыйп булды. Зур йөрәкле, чиксез талантлы, юмор хисле, рәхәт кеше, чын артист иде Фидан абый. Бергә концерт куеп йөргән чаклар тормышымның иң матур мизгелләре булып исемдә калыр. Бөтен йөрәгем елый. Гафаров Фидан Сафич рухына догалар кылыйк. Сәхнәдәге сыман, мәңгелек дөньяларда да урының оҗмах түрләрендә булсын Фидан абый», – диде Ләйлә Дәүләтова.

Илшат Вәлиев: «Фидан абыйның һәр чыгышы – кабатланмас»

Татар эстрадасы артисты Илшат Вәлиев Фидан Гафаровны «олы шәхес, сәхнәдә үз эшенең остасы» дип исәпли:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Бик авыр, бик кызганыч хәбәр. Фидан абый белән бер заманда яшәп, хәтта бер сәхнәләрдә чыгыш ясап калу минем өчен зур горурлык һәм кадерле истәлек. Сәхнәдә ул чыгыш ясаганда, тамашачылар гына түгел, хәтта сәхнә артындагы артистлар да грим бүлмәсеннән чыгып, сокланып карый иде. Чөнки Фидан абыйның һәр чыгышы – кабатланмас, оригиналь, үзенә генә хас була торган иде. Ул хәтта үлем темасын да юмор аша бирерлек осталыкка ия иде. Шуңа күрә ул һәрчак соклану һәм хөрмәт белән кабул ителә иде. Хуш, Фидан абый, тыныч йокла. Синең кебек олы шәхесләрне үлем дә алып китә алмый. Синең исемең, иҗатың халык күңелендә мәңге яшәр, – диде Илшат Вәлиев.

 

Ссылка на первоисточник
наверх