На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Борис Сторублевцев
    а перевод будет???Илгиз Халиков Тел...
  • Юрий Ded
    Я неплохо отношусь к разным людям с разными верами и языком . Но господа хорошие если вы вошли на внутри Российский к...Мордовиядә мөгалл...
  • Валерий Матускин
    В РФ принят законом язык межнационального общения русский, а национальные языки используются в пределах национальных ...Әлмәттә яшьләр кө...

Миңнеханов Чистайда йөз яшьлек сугыш ветераны Нәкыйп Хәйруллинда кунакта булды

Чистайга эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан Нәкыйп Хәйруллинда кунакта булды. Ветеранга быел февраль аенда йөз яшь тулган. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Рәисе ветеранны юбилее белән котлады. «Сугышта катнашкан Нәкыйп Хәйруллинның тормышы – Туган илгә тугры хезмәт итүнең чын үрнәге», – дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов аңа «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аннары алар сөйләшүләрен өстәл янында дәвам итте.

Нәкыйп Мөбәракша улы Хәйруллин 1924 елның 25 февралендә Каргалы авылында (хәзер Татарстан Республикасының Чистай районы) туган. 1942 елның августыннан Владимир пехота училищесы курсанты була. Училищены тәмамлаганнан соң аңа кече лейтенант исеме бирелә. 1943 елның беренче айларында фронтка эләгә. Беренче тапкыр Көнбатыш фронты составында 274 укчы дивизиясенең 963 укчы полкы хәрбие буларак Смоленск янындагы яуда катнаша.

Миномет взводы белән җитәкчелек иткән унтугыз яшьлек офицер, яшь булуына карамастан, кул астындагылар өчен үрнәк булырга тырыша. Һәрвакыт алгы сызыкта була, берничә мәртәбә яралана. Беренче тапкыр 1943 елның көзендә яралана, ләкин инде ике атнадан яңадан сафка баса. 1944 елның җәендә, аркасына кыйпылчык эләгеп, чактан гына үлемнән кала. Госпитальдән соң 1944 елның декабрендә фронтка кайта. Беларусь, Украина, Польша территориясендәге яуларда катнаша, Варшаваны азат итә, Висла һәм Одерны кичә. Аның җитәкчелегендәге солдатлар Берлинны штурмлауда катнаша. Нәкыйп Хәйруллин күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләргә ия була.

Җиңүдән соң Германиядә кыр эшләрен оештыру белән шөгыльләнә. 1946 елда туган йортына кайта, педагогия институтын тәмамлый. Туган авылы Каргалы мәктәбендә укытучы, аннары директор булып эшли. Өч бала үстерә. Ветеранның өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх