На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казахстан һәм тагын сигез ил 1 гыйнвардан БРИКС партнеры була

Киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан тугыз дәүләт БРИКС партнер-иле булачак. Моны Беларусь, Боливия, Индонезия, Казахстан, Куба, Малайзия, Таиланд, Уганда һәм Үзбәкстан раслады. Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Гомумән алганда, Казанда узган БРИКС саммиты йомгаклары буенча оешманың партнер-иле булу турында чакыру 13 дәүләткә юлланган.

« якын арада тагын дүрт илдән җавап килер дип көтәбез, аларга шулай ук чакыру җибәрелде», - дип ачыклык кертте Ушаков.

Сүз Алжир, Вьетнам, Нигерия һәм Төркия турында. Бу дәүләтләрдән әлегә оешма партнер-иле булуны раслаучы җавап килмәгән.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин аңлатканча, БРИКС партнер-дәүләтләренең тулы исемлеге юлланган чакыруларга уңай җавап кабул ителгәннән соң игълан ителәчәк. Бу ел азагына кадәр булачак.

БРИКС илләренең уналтынчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт делегациясе катнашты, шуларның 20дән артыгы иң югары дәрәҗәдә тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх