На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанны Мәскәүдәге Сабан туенда Чаллы халкы тәкъдим итә

Башкалада узучы Сабан туенда Татарстанны традиция буенча Чаллы тәкъдим итә, моның өчен анда 300гә якын кеше барган. Бәйрәм «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә уза һәм илнең барлык почмакларыннан кунаклар җыя. Сабантуйда 200 меңнән артык кеше кунак булыр дип көтелә.

Мәйданчыкта аутентик йортлар, кирәк-яраклар һәм көнкүреш әйберләре булган татар һәм башкорт авыллары җәелдерелгән.

Кунакларны кымыз һәм бавырсак белән сыйлыйлар, йолалар һәм халык әкиятләре белән таныштыралар.

Яшь кунаклар өчен «Балалар Сабан туе» эшли: мастер-класслар, карусельләр һәм әкият геройлары белән очрашулар. Гастрономия урамнарында чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый һәм башка милли ризыклардан авыз итәргә була. Янәшәдә - «Игелекле күршеләр урамы» чатырлары, анда Россия халыклары үзләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйли.

Видео: Чаллы мэриясе

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх