На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Казан» агросәнәгать паркында Россиядәге иң зур хәләл ярминкә эшли башлады

«Казан» агросәнәгать паркында Kazan Halal Market халыкара хәләл продукция ярминкәсе эшли башлады. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисади форумы көннәрендә уза.

Бу Россиядәге иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгы. Биредә Ислам дөньясы илләренең алдынгы компания-җитештерүчеләренең товарлары тәкъдим ителгән.

Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 150дән артык компания катнаша. Шул исәптән башка илләрдән: Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегалдан да җитештерүчеләр бар.

Мәсәлән, биредә Һиндстаннан һәм Пакистаннан чәй, Казахстаннан карамельле чәк-чәк һәм әйрән, Үзбәкстаннан тәмләткечләр, Татарстаннан бал һәм ат ите сатып алырга мөмкин. Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе Бөтендөнья татар конгрессы әзерләгән «Татар базары» стендына урнаштырыла.

Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык товарларның һәм хезмәтләрнең төрле сертификацияләүче оешмалардан хәләл сертификатлары бар. Аларны шулай ук өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тикшергән. Агросәнәгать паркы мәйданчыгы комитет тәкъдимнәре нигезендә әзерләнгән: хәләл булмаган продукция булу ихтималы юк ителгән, урынның чисталыгына ирешү өчен бүлмәләр һәм җайланмалар яхшылап чистартылган.

Kazan Halal Market ярминкәсе 13-18 майда 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх